Күрше күршегә йөрми,дип
Күршеләрне сүгәбез…
Туган туганны танымый
Аларны нишләтәбез?
Дәшешмиләр туган көнгә
Ашка..бәби чәенә,
Белми каласың кайчакта
Кияүгә киткәнендә.
Баксаң хәзер туганнар да
Бүленә ди икегә
Байлыгы күп, даны зурга
Уртачарак хәллегә.
Чыбык очы булган дуска
Бай булса урын түрдә
Урын җитми кала ди шул
Уртачарак хәллегә.
Кай вакытта..бармасаң да
Дәшсәләр күңел була
Ераклашмасын иде ул
Туганнар белән ара.
Аермагыз туганнарны
Баена…хәлсезенә
Дәшегез күңеле булсын
Килмәсен белсәгез дә!
Өстәлебез тулы, шөкер!!!
Туган ашап бетермәс!
Күңелдәге бозлар гына
Кимсенүдән эремәс!
Аермагыз туганнарны
Туган ул туган була!
Авырлык төшсә башыңа
Бай дуслар бик тиз шуа.
Дус-тату булып яшәве
Бик рәхәт бит дөньяда.
Терәтмәгез! сылтамагыз
Туганлыкны акчага!!!
Напишите ответ или комментарий